Все новости
Общество
16 Апреля 2021, 12:11

Авыз ачканда һәм япканда укый торган догалар

Сәхәр догасыБисмилләәһиррахмәәниррахиим.Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Йәә Рабби йәә Аллааһ! Йәә Рабби йәә Рахмәән! Әй Мәрхәмәтле Раббым! Синең ризалыгың өчен рамазан аеның шушы көнендә фарыз уразамны тотарга ният кылдым. Уразамны Үзең риза булырлык итеп тотарга җиңеллек бир, уразамны боза торган бөтен нәрсәләрдән сакла, гыйбадәтләремне кылырга җиңеллек бир (Нинди теләкләрең бар, барысын да өчәр кат кабатлап сорарга).
Әәмиин. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.
Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Ифтар догасы
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.
Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Йәә Рабби йәә Аллааһ! Йәә Рабби йәә Рахмәән! Әй Мәрхәмәтле Раббым! Синең ризалыгың өчен рамазан аеның шушы көнендә фарыз уразамны тоттым, Синең ризалыгың белән авызымны ачам. Уразамны киң рәхмәтең белән кабул әйлә, аның бәрәкәтендә минем әлегә кадәр булган бөтен гөнаһларымны, хаталарымны гафу ит, кичер. Киләчәктә Үзең кушканнарны тиешенчә үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә ярдәмнәреңне бир. Кыямәт көнендә рәхмәтеңә, ризалыгыңа ирешеп, Фирдәүс җәннәтенә керүне, анда Үзеңне күрүне насыйп ит. (Нинди теләкләрең, ниятләрең булса, барысын да өч тапкыр кабатлап сорарга).
Әәмиин. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.
Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Фото: Pixabay.com
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/dinebez-islam/Aviz-achkanda--m-yapkanda-ukiy-torgan-dogalar-759189//
Читайте нас: