Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 август 2019, 23:50

"Якыннарын үтергәч, миңа аудиоязма җибәргән. Тыңлап шок хәлендә булдым..."

Ульяновск өлкәсендә гаиләсен юк итеп, үз-үзенә кул салган малайның дусты шулай ди.

Ульяновск өлкәсендә бүген, ягъни 18 август төнендә җанөшеткеч хәл: 16 яшьлек малай әнисен, энесе,сеңлесен, аннан картәтисе, нәнәсен балта белән чабып үтереп, соңыннан үзе дә үлүе турында язган идек. https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/yash-smer-z-zen-kul-salyr-aldynnan-gail-sen-terg-n/


Кичә аларда авыл бәйрәме үткән. Коля да (исеме үзгәртелде) иптәшләре белән күңел ачарга чыккан. Бәйрәмгә килмәгән Саша дустын (исеме үзгәртелде) өеннән чакырып чыгарып, бергә сөйләшеп утырганнар.

"Миңа кергәндә Коля үзен гадәттәгечә тотты. Бәйрәм турында сөйләштек. Мин анда булмадым, барсын аңардан сораштырдым, - дигән ул. - Бераз эчкән исе килә иде, ләкин телендә һәм күзләрендә сизелмәде. Үз-үзен тотышы да гадәттәгечә иде. Тәмәкедән башка төрле матдәләр кулланмаганын да беләм. Миңа сәгать 23.30 килеп, 12 тулгач кайтып китте.

‌Кайткан да, барсын үтергән инде, күрәсең. Миңа төнге 3.04 вакытта аудиохәбәр җибәргән. Ничек һәм ни өчен барсын да үтерүен сойләгән. "Было легко..." дип тәмамлаган ул сүзен.

Без Коля белән бергә укый идек. Максатчан малай булды. Гел яхшы билгеләр алу өчен тырышты. Мәктәпне "отличник" булып тәмамлап, медаль алу теләге дә көчле иде. Нинди һөнәр сайлаячагын әлегә әйтә алмаса да, университетка укырга керәчәкмен дия иде, - ди Саша. - Ярдәмчел, мәрхәмәтле, һәрвакыт ачык күңелле иде, яшьтәшләре аны хөрмәт итте. Гаиләсендә әлегәчә бар да яхшы кебек иде, яраталар, мохтаҗлык кичермәде - кирәк чакта әнисе акчасын да бирде. Бу хәл башка сыймаслык. Миннән кайтып киткәч, аны әйтерсең "җен алыштырган". Ул акыллы һәм нормаль кеше, тик яхшы яклап кына искә алам", - дигән Саша зур җинаять эшләп үзе дә үлгән дусты турында.
Читайте нас: